Барлык яңалыклар

Урманга кереп киткән һәм адашкан...

Чаңгыда шуучы бала туңа башлагач, якыннары чаң суккан.

Урманга кереп киткән һәм адашкан...
Урманга кереп киткән һәм адашкан...

Кичә “112” номерына Белорет районының Абзак авылында чаңгыда шуучы баланың бәлагә таруы турында хәбәр килгән. 2018 елда туган малай урманга кереп киткән, адашкан һәм туңа башлаган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, чаңгычыны якыннары эзләп тапкан. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

Ел башыннан республикада 30 кеше, шул исәптән 5 бала югалган.

Әти-әниләр, балаларны кышкы куркынычлар турында кисәтегез,  кая юл тотулары турында хәбәр итәргә кирәклеген аңлатыгыз. 

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас