"Национальная лотерея" 8 Мартка багышланган бәйрәм тиражында 1 миллион сум откан Башкортстан кешесен эзли. Уен узган якшәмбедә Беренче канал эфирында узган.
Җиңүче әлегә кадәр компаниягә отышны рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итмәгән. Катнашучының Әнгәсәк авылындагы почта бүлекчәсендә бәхетле билет алуы билгеле.
"Без Башкортстанда яшәүчеләрне үз лотерея билетларын игътибар белән тикшерергә, шулай ук бу хакта якыннарына искәртергә чакырабыз. Еш кына билетларны бүләккә сатып алалар, ә аннары оныталар - һәм нәкъ менә шулай эре отышлар үз хуҗаларын озак көтә ала",- дип ассызыкладылар дәүләт лотереясе матбугат хезмәтендә.
Автор фотосы.