Барлык яңалыклар

Балалар бакчасында сукканнармы?!

Бакчадан кыйналу эзләре белән кайткан сабыйның әнисе полициягә гариза язган.

Балалар бакчасында сукканнармы?!
Балалар бакчасында сукканнармы?!

Прокуратура Уфадагы шәхси балалар бакчасында тәрбиянең тиешенчә булмаган ысулларын куллану турындагы мәгълүматны тикшерә.

Социаль челтәрләрдә Дим бистәсендәге шәхси балалар бакчасына йөргән кечкенә кызның кулбашында кыйнау эзләре барлыкка килүе, әнисенең полициягә гариза язуы турында хәбәр таралды.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, тикшерү чараларын оештыру өчен урынга Дим районы прокуроры урынбасары Марсель Хәкимов килгән. Күзәтчелек ведомствосы хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, күзәтү камераларыннан видеоязмаларны өйрәнәчәк, шәхси мәктәпкәчә учреждение җитәкчелеге һәм тәрбиячеләренең гамәлләренә бәя бирәчәк, балаларны карау һәм тәрбияләү буенча хезмәт күрсәткәндә закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк.

Нигезләр булган очракта прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе каралачак.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас