Барлык яңалыклар

Баланы елаудан тыймагыз!

Нейропсихолог моның нәтиҗәләре турында сөйләде.

Баланы елаудан тыймагыз!
Баланы елаудан тыймагыз!

Күп кенә әти-әниләр баланы елаудан мөмкин кадәр тизрәк туктатырга тырыша. Әмма чынлыкта мондый реакция озак вакытлы психологик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта “Газета.Ru” басмасына нейропсихолог Светлана Пуля сөйләгән.

"Елаудан тукта!", "Син бит малай кеше!", "Хәзер үк тукта, сиңа кешеләр карый!" Бу сүзләр һәркемгә диярлек таныш. Берәүләр аларны үз балачагыннан хәтерли, икенчеләр еш кына үз балаларына шулай әйтә. Елау өлкәннәрнең ачуын китерә, куркыта яисә уңайсызлык тудыра һәм нәкъ менә монда проблема башлана.

"Егерме еллык стажлы нейропсихолог буларак, мин еш кына өлкән пациентларда мондый мөнәсәбәтнең нәтиҗәләрен күрәм. Аларның күбесе борчылу, депрессия, паник һөҗүмнәр белән килә. Һәм еш кына балачакта аларга еларга рөхсәт итмәүләре ачыклана", - дип аңлата нейропсихолог.

Аның сүзләренчә, чынлыкта балалар елавы ул һәрвакытта да холыксызлану һәм игътибар җәлеп итү өчен түгел. Бу табигый нейробиологик механизм, баланың көчле хис-кичерешләрен чагылдыра ала торган бик аз ысулларның берсе.

Белгеч аңлатуынча, баш миенең үзконтроль, ситуацияне анализлау һәм реакция белдерү өчен җавап бирүче префронталь кабыгы кечкенә яшьтәге балаларда әле җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган. Алты-җиде яшькә кадәр ул формалаша гына, ә тулысынча якынча 25 яшькә өлгерә. Шуңа күрә баладан олы кеше кебек үк “үзен кулга алуны" таләп итү, асылда, мәгънәсез.

"Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хис-кичерешләрне басу гадәте соңыннан эчке киеренкелекнең үсүенә, кортизол дәрәҗәсенең күтәрелүенә, хәтернең начараюына һәм социаль бәйләнешләрнең какшавына китерә. Кеше тышкы яктан тыныч күренергә мөмкин, әмма эчтән кичерешләре көчәя генә бар”, — дип кисәтә табиб.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас