Томатның җиде ышанычлы сорты ачык грунт өчен дә, теплицалар өчен дә туры киләчәк. Итләч, тәмле бу помидорларны сез дә үстереп карагыз әле, дуслар.
Бычье сердце
500 граммга кадәр авырлыктагы йөрәксыман эре сорт. Йомшагы итле, орлыклары аз, тәме татлы. Ул тозлау, маринадлау өчен туры килми, ләкин яңа салатлар һәм сутлар өчен иң яхшысы.
Медовая капля
Сары черри-груша формасындагы томат. Помидорлары вак, 30 граммга кадәр, ләкин бик татлы, кәнфитне хәтерләтә. Балалар бик яратып ашый, җәен салатлар өчен дә тәмле сорт. Фитофторга чыдам, кыраулар төшкәнче уңыш бирә.
Розовый гигант
Эре сорт. Авырлыгы 300-400 граммга кадәр, кура җиләге төсендә. Тиресе юка, йомшагы сусыл һәм хуш исле. Бер куактан 6 килограммга кадәр уңыш бирә ала.
Де Барао
Тозлау һәм маринадлау өчен универсаль сорт. Җимешләре сливасыман, тыгыз, эшкәрткәндә ярылмый. Куаклары биек үсә, уңдырышлылыгы югары, бер төптән 10 килограммга кадәр.
Аппетитный
400 граммга кадәр авырлыктагы куе кызыл төстәге помидор. Йомшагы татлы, кетчуп һәм аджика әзерләү өчен иң яхшы сортларның берсе. Күпчелек гөмбә авыруларына чыдам.
Чио-чио-сан
Бер төптән 50гә кадәр яшелчә бирүче индетерминант сорт. Помидорлары вак, алсу төстә, әчесе юк, татлы. Банкаларда маринадлау өчен бик яхшы.
Сахарный бизон
Помидорлары 300 граммга кадәр булган иртә өлгерүче сорт. Йомшагы тыгыз, сулы түгел, тәме җиңелчә әчкелтем-татлы. Өлгергәндә ярылмый, транспортировканы яхшы кичерә. Кышкылыкка салатлар әзерләү өчен туры килә.
Автор фотосы.