Табиб-сомнолог Карема Магомедова ни өчен телевизор каршында йокларга ярамавын аңлатты. Белгеч ассызыклавынча, әгәр кеше телевизор яисә телефоннан роликлар карап йоклап китә икән, аның йокы сыйфаты начарая.
“Сез экранга карамасагыз да телевизордан төшкән яктылык мелатонин эшләп чыгаруны баса, баш мие йокы вакытында да мәгълүмат эшкәртүне дәвам итә, сез болай нерв системасына артык йөкләнеш китерәсез. Шулай сигез сәгать ятсагыз да йокыгыз туймаячак”, — дип кисәтә табиб.
Тынлыкта йоклый алмаучыларны ул телевизор урынына табигать авазларын яисә сүзсез тыныч музыка кабызырга чакыра. Табиб белдерүенчә, йокы вакытында тавышның үзгәрүе яисә тыңлаучыда көчле эмоциональ йөкләнеш тудыра торган моментлар булырга тиеш түгел.