Кичә башкаланың Купцов урамындагы 25 катлы торак йорттагы балконнарның берсендә янгын чыккан. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр кичекмәстән кешеләрне коткаруга керешкәннәр. Төтенле фатирдан 7 яшьлек баланы алып чыкканнар. Малай өйдә үзе генә булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре аны махсус коткару җайланмасын кулланып, баскыч буйлап саф һавага чыгарганнар. Бала зыян күрмәгән, табиблар караганнан соң ул өенә кайтарып җибәрелгән.
Тагын биш кешене, шул исәптән ике баланы, хәвефле зонадан урамга алып чыканнар. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 21 кеше үзаллы эвакуацияләнгән.
Янгын тулысынча сүндерелгән. Һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Килеп чыккан хәлнең сәбәбен Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.
Фото: МЧС по РБ