Уфа хирурглары сирәк очрый торган йөрәк авырулы 14 көнлек сабыйны коткарган.
Республика кардиоүзәгендә магистраль артерияләр транспозициясе булган малайга операция ясаганнар. Бу - аорта һәм үпкә артериясе дөрес урнашмаган тумыштан килгән кимчелек. Кан кислород белән туенмый башлый һәм баланың үлүе ихтимал.
Туганнан соң ук неонатологлар сабыйның хәлен тотрыклыландырганнар һәм кардиоүзәкнең балалар реанимациясенә китергәннәр. Диагноз раслангач - ашыгыч операция таләп ителгән.
Операция уңышлы үткән. Хәзер баланың хәле тотрыклы, табиблар уңай динамика билгели. Якын арада аны реанимациядән палатага әнисе янына күчерәчәкләр.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте