Барлык яңалыклар

Балаларга тәүфыйк бир...

Уфада кызлары әти-әнисенең тормышын тәмугка әйләндергән.

Балаларга тәүфыйк бир...
Балаларга тәүфыйк бир...

Кара риелторлар Уфада яшәүче гаиләнең тормышын чын тәмугка әйләндергән. Бу хакта "Mash" телеграма каналы хәбәр итә.

Хәл болай башлана. 18 яшьлек кыз әнисе белән ачуланышкан һәм фатирдагы үз өлешен бик арзанга кара риелторларга сатып җибәргән.  Бу өлешне аңа әти-әнисе бүләк иткән була.

Торакка шунда ук билгесез кешеләр килеп керә һәм бүлмә ишегенә йозак куя. Бу әле бәланың башы гына була. Кабахәтләр читтән торып музыкаль колонка аша тәүлек буена музыка акырта. Башта җырлар сүгенү композицияләреннән торса, аннары психикага тагын да ныграк "бәрә" торган— "Синий трактор" җырына күчәләр. Фатирдагы җиһазларны вату, люстраларны җимереп төшерү, унитаз һәм раковиналарны урлау - 18 яшьлек кызның әти-әнисе күрмәгәнен күрә. Күршеләре дә музыка аркасында  йоклый алмый, төннәрен чүкеч белән килеп, ишек кага.
Яңа хуҗаларның таләбе шундый: 17 квадрат мертлы бүлмәне биш миллион сумга сатып алсалар, музыка тәмугы туктаячак. Яисә әти кеше үзенең 40 квадратын бер миллионга сатарга тиеш. Ир полициягә ике тапкыр мөрәҗәгать иткән, анда бу хәлләрнең барысын да теркәгәннәр. Хәзер гаилә үз фатирында сусыз, утсыз һәм канализациясез калган.

Балаларга акыл, тәүфыйк бир, я Ходай!...

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас