Барлык яңалыклар

Картагызга ялгыш акча күчерсәләр...

Мондый очракта нишләргә?

Картагызга ялгыш акча күчерсәләр...
Картагызга ялгыш акча күчерсәләр...

Русиядә картага "ялгыш" акча күчерү белән бәйле мошенниклык очраклары ешайган. Бу хакта Федерация Советы каршындагы санлы икътисадны үстерү Советы рәисе урынбасары, сенатор Артем Шейкинга сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

"Картага акча килә, аннары акчаны җибәрүче, алучы белән элемтәгә кереп, аны кире кайтаруны сорый, ләкин башка картага. Янәсе, санны дөрес язмаганмын, ашыгыч рәвештә кире кайтарырга кирәк, бу соңгы акчам иде дип аңлата. Беренче карашка, сүз гап-гади үтенеч турында бара. Әмма еш кына мондый акчалар өченче затлардан урланган булып чыга", - ди Шейкин.

Парламентарий аңлатуынча, мондый очракта банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның хезмәткәрләре тикшерү уздырачак. Моннан тыш, хокук саклау органнарына гариза язарга мөмкин. Бу сезнең акчага катнашыгыз булмавын һәм аны хуҗасына законлы тәртиптә кайтарырга әзер булуыгызны теркәячәк.

"Акча җибәргән билгесез кеше белән мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә ярамый. Акчаны кире кайтару банк аша һәм рәсми процедура кысаларында гына башкарылырга тиеш. Хәлне ачыклаганчы әлеге акчадан файдаланырга ярамый, чөнки бу законсыз рәвештә баю буларак квалификацияләнергә мөмкин", - дип нәтиҗә ясады ул.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас