Нефтекама шәһәрендә өч яшьлек бала уйнаганда магнит шарлары йоткан. Бу хакта "Mash Batash" телеграм каналы хәбәр итә.
Әти-әнисе магнит шарларының югалуын аңлап алганда инде соң була. Баланы ашыгыч рәвештә урындагы дәваханәгә китергәннәр, ә аннан санавиация белән башкаладагы Республика балалар клиник дәваханәсенә күчергәннәр.
Табиблар операция ясап, сабыйның ашказаныннан 260 (!) магнит шары алганнар. Хәзер кечкенә пациент белән барысы да яхшы.
Әти-әниләр, магнитлы уенчыклар кечкенә сабыйлар өчен зур куркыныч тудыра. Андый уенчыкларны сатып алмагыз, бала гомеренә җаваплы карагыз!
Фото: Mash Batash