Һәр баланың аны көтеп, хуплап һәм ышанып торган якын кешеләре, яшәгән урыны булырга тиеш. Әмма кайбер балалар һаман да үз йортын, гаиләсен, якын кешеләрен эзли.
Бертуганнар — Азалия белән Ислам бер гаиләдә яшәргә һәм әти-әни табарга тели.
Азалия 2014 елда туган, әле ул 5нче сыйныфта укый. Укуга бик җитди карый, өй эшләрен үзе башкара — кызның җаваплы һәм мөстәкыйль булуы күренеп тора. Ул бик игелекле, тыйнак, пөхтә кыз. Мәктәп тормышында актив катнаша, ә буш вакытында рәсем ясарга һәм конструкторлар җыярга ярата. Азалия иҗади, тырыш, эчке дөньясы бай.
2019 елда туган Ислам да бик актив малай. Ул игелекле, бик ярдәмчел булуы белән дә аерылып тора. Үзе бик кызыксынучан, киң күзаллаулы — аңа бар да кызыклы, барысын да беләсе килә. Машиналар белән уйнарга, мультфильмнар карарга һәм рәсемнәрне буярга ярата. Игътибар һәм назны тиз тоя торган тере, ихлас бала.
Бу балаларга аларны кабул итәчәк, яратачак, аңлаячак һәм ярдәм итәчәк гаилә бик кирәк.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.