Барлык яңалыклар

Бердәнбер киңәш — ярамый!

“ЛизаАлерт” инструкторы язын балаларга дөрес киңәшләр бирергә чакыра.

Бердәнбер киңәш — ярамый!
Бердәнбер киңәш — ярамый!

Әти-әниләргә балаларына язын бозга чыгу куркыныч икәнлеге турында һәрвакыт сөйләргә кирәк. Бу хакта “РИА Новости”га “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отрядының профилактика буенча инструкторы Нина Маньковская сөйләгән.

"Бердәнбер киңәш — бозга чыгарга ярамый! Бетте. Бернинди боз калынлыгын тикшерү, төс билгеләре, таяк белән шакып карау –  боларның берсе дә булырга тиеш түгел. Балаларны суга батып баручы кешегә яисә хайванга ялгызы гына ярдәм итәргә өндәргә ярамый. Балалар моны эшләп булмаячагын аңламый”, - ди инструктор.

Аның белдерүенчә, еш кына балаларга дөрес булмаган киңәшләр бирәләр. Ата-аналар Интернеттан “хәвефсез” боз, аның калынлыгы турында мәгълүмат таба, гәрчә чынлыкта бернинди калынлыкка да ышаныч юк.

"Мондый киңәшләр балада бозның ныклыгын билгеләп була дигән хис тудыра. Бала моны эшли алмый. Хәтта өлкән кешеләр дә боз астына төшеп китә, алар да бозга карап, аның бу урында нинди калынлыкта булуын билгели алмый", — дип ачыклык кертте эксперт.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас