Шушы көннәрдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама буенча бүлегенең дежур частена 40 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән, аның картасыннан 97 мең сумнан артык акчасын урлаганнар. Урындагы полиция мәгълүматы буенча, мөрәҗәгать итүченең кечкенә кызына мессенджерларның берсендә билгесез кеше язган, ул интернет-уенда бонус тәкъдим иткән. Беркатлы бала ышанган һәм билгесез кешенең күрсәтмәләрен үти башлаган.
Башта аны әнисенең телефонын алырга һәм берничә операция башкарырга күндерәләр. Кыз парольне җыеп, барлык банк кушымталарын ача. Чит абый үзен артык бәйләнчек тота башлагач, бала куркып, тиз генә телефонны сүндерә һәм кире урынына куя.
Иртән әти-әнисе карталарның берсеннән законсыз рәвештә акча алуларын ачыклый. Әни кеше полициянең дежур бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул вакытта хатын бу хәлләрдә кызының катнашлыгы барлыгын белми. Кызы соңыннан гына сөйләп бирә.
Полиция ачыклавынча, мошенниклар онлайн банкларга керү мөмкинлеген алгач, 270 мең сумлык кредит картасы рәсмиләштергән һәм аннан 60 мең сумнан артык акчаны урлап өлгергәннәр, ә икенче банк счетыннан 36 мең сумнан артык акча алганнар. Әгәр банклар зыян күрүченең счетларын вакытында япмаган булса, зыян күләме күпкә зуррак булыр иде.
Хәзер полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Әти-әниләр, Интернет-уеннарда балаларны алдау юлы белән әти-әниләрнең акчаларын урлау, кредитлар рәсмиләштерү очраклары турында көн саен ишетелеп тора. Балаларыгыз уенда бонус вәгъдә итүчеләргә ышанмасын, телефон аша бернинди парольләр, мәгълүмат бирмәсеннәр. Кисәтеп куегыз, аңлатыгыз!
Автор фотосы.