Ул кичне Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәрендә полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, өлкән лейтенант Динар Мөхәммәтҗанов кич белән транспортта спорт залыннан өенә кайтып барган була. Шәһәр читендәге кешесез урамнан барганда, ул бетон плитәдә кечкенә генә бер кызның утыруын күреп ала. Якын-тирәдә өлкәннәр булмый.
Динар Мөхәммәтҗанов үзе өч бала әтисе буларак, бала янына туктый. Елап утырган кызны тынычландыра. Аның төнгә каршы ялгызы нишләп йөрүен ачыклый. Ачыкланганча, кыз әти-әнисе белән сәүдә үзәгенә барган, аннары югалган һәм өйгә үзаллы кайтырга тырышкан. Ул бик нык өшегән, арыган һәм курыккан була.
Полиция хезмәткәре кичекмәстән Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керә. Әти-әнисе инде дүрт сәгатьтән артык кызларын эзләгән була. Аларның адресын белгәч, Динар баланы өенә алып кайта һәм әнисенә тапшыра. Кызның якыннары игелекле полицейскийга баланы вакытында күреп алуы һәм ярдәм кулы сузуы өчен чын күңелдән рәхмәт әйтә.
Фото: МВД по РБ