Барлык яңалыклар

Исереп карыйсылары килгән...

Өч үсмерне көчле агулану билгеләре белән дәваханәгә китергәннәр.

Исереп карыйсылары килгән...
Исереп карыйсылары килгән...

SHOT мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә ике егет һәм бер кыз исереп карарга теләгәннәр. Моны чынга ашырыр өчен спиртлы салфеткалар сатып алып, аларны суга, кока-колага бутап эчкәннәр.

Аларны Мәскәү дәваханәсенә изопропанол белән кискен агулану билгеләре белән алып киткәннәр. Алар күңел болгануга, косуга, эч китүгә, югары температурага һәм координация һәм сулыш алу проблемаларына зарланган.
Табиблар үсмерләрнең хәлен тотрыкландырган.

Әти-әниләр, балаларыгызга мондый уеннарның куркынычы турында кисәтегез.

Автор фотосы. 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас