Барлык яңалыклар

Мәктәпкә иртә бирергә ашыкмагыз!

Белгеч беренче сыйныфка барачак балаларның әти-әниләренә киңәш бирә.

Мәктәпкә иртә бирергә ашыкмагыз!
Мәктәпкә иртә бирергә ашыкмагыз!

Җиде яшьтән кечерәк балаларны мәктәпкә бирмәгез, дип киңәш итә балалар һәм үсмерләр психологы Надежда Резенова. Белгеч бу хакта "Москва 24" белән әңгәмәдә сөйләгән.

Аның сүзләренчә, мәктәпкә алты яшь ярымнан алсалар да, баланы беренче сыйныфка иртә бирергә ашыкмаска кирәк.
Бу яшьтә балалар, кагыйдә буларак, заманча мәктәп биргән темпны һәм йөкләнешне күтәрә алмый. Җиде яше тулып киткән балалар чагыштырганда, алар тизрәк арый һәм материалны начаррак үзләштерә, нәтиҗәдә, укуга мотивацияне югалтулары мөмкин.

Психолог баланың бер урында күпме утыра алуына игътибар итәргә киңәш итә: ул бер урында 10 минут булса да игътибарын туплап утыра аламы?! Мәктәптә бу сыйфат бик мөһим роль уйнаячак.
Надежда Резенова билгеләвенчә, мәктәпкә кергәнче булачак укучының игътибарын, логик фикерләвен, хәтерен үстерүгә җитди игътибар биерергә кирәк.

"Вакыт-вакыт көндәлек эшләр барышында зур булмаган бурычлар кую да җитә. Мәсәлән, балалар бакчасына барганда: "Бүген елның нинди фасылы?", "Ни өчен син яз дип уйлыйсың?" кебек сораулар бирергә кирәк, — дип киңәш итә белгеч.

Шулай ук, мәсәлән, аш-су әзерләгәндә мондый уен уйнарга мөмкин. Өстәлгә кашык, кишер, чөгендер кебек берничә әйбер салыгыз. Бала аларның нинди тәртиптә ятуын исендә калдырсын, ә аннары күзләрен йомсын. Бу вакытта предметларның урыннарын алыштыгыз һәм, күзләрен ачарга кушып, нәрсә үзгәрүен сорагыз.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас