Барлык яңалыклар

Туу турында таныклыгы да юк...

Бер генә документы да булмаган кыз 11 яшькә җиткән.

Туу турында таныклыгы да юк...
Туу турында таныклыгы да юк...

Уфа районында беркайчан да мәктәпкә йөрмәгән һәм туу турында таныклыгы да булмаган 11 яшьлек кызның барлыгы ачыкланган. Ул күпбалалы гаиләдә үсеп килә. Бала рәсми рәвештә беркайда да теркәлмәгән. Күршеләре аны "Маугли" дип атый.


Хәзер әнисенә җинаять җаваплылыгы яный. Әни кешенең тугыз баласы бар, әтиләре алар белән яшәми. Гаилә зур булмаган йортта даими керемсез көн күрә. Күршеләре әйтүенчә, үсмерләр кечкенәдән үк спиртлы эчемлекләр эчә, ә мәктәп укучылары алар белән автобуста йөрергә курка. Әниләре балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Ярдәм бары тик волонтерлар һәм күршеләрдән генә килә.


Социаль челтәрләрдә бу хәл шау-шу тудырганнан соң, Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатканнар. Тикшерүчеләр хәлне контрольдә тотарга тиешле профилактика органнарының эшенә дә бәя бирәчәк. Прокуратура күптән борчу тудырган гаиләнең ни өчен игътибарсыз калуын тикшерәчәк, чаралар күреләчәк.

Фото: resbash.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас