Бертуганнары булу-булмавы баланың шәхесе формалашуда чагылыш табарга мөмкин, әмма бу мәсьәләдә ата-аналарның үз-үзләрен тотышы һәм аларның тәрбияләү стиле мөһимрәк. Бу хакта Иҗтимагый яңалыклар хезмәтенә балалар психологы Дарья Дугенцова сөйләгән.
"Кайберәүләр уйлавынча, әгәр бала гаиләдә бердәнбер икән, димәк, ул эгоист булып үсәчәк, һәм киресенчә, әгәр ул күпбалалы гаиләдән икән, тормышта киңкүңелле, ачык кеше булачак. Чынлыкта, бу алай эшләми. Монда күбрәк ата-аналар сайлаган тәрбия стиленә, гаиләдәге эмоциональ мохиткә һәм өлкәннәрнең балага никадәр игътибар бирүләренә бәйле", - ди эксперт.
Белгеч ассызыклавынча, гаиләдә бердәнбер баланың сөйләм күнекмәләре, теле яхшырак ачылган икән, димәк, ул өлкәннәр белән күбрәк аралаша. Шул ук вакытта күпбалалы гаиләләрдә үскән сабыйлар конфликтларны хәл итү һәм бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен яхшырак үзләштерә. Психолог сүзләренчә, күпбалалы гаиләдәге өлкән балалар да еш кына бик иртә җаваплы, үзаллы булырга өйрәнә һәм үскәч зур уңышларга ирешә. Туганнар арасында үскән кечерәк бала күпчелек очракта тормышка тизрәк яраклаша. Ләкин гаиләдәге тәрбиягә дә күп нәрсә бәйле.
Автор фотосы.