Барлык яңалыклар

Талпаннар аеруча кемнәрне ярата?

Канэчкеч бөҗәкләр белми сайламас ул.

Талпаннар аеруча кемнәрне ярата?
Талпаннар аеруча кемнәрне ярата?

Талпаннарны аеруча үзенә җәлеп иткән кан төркеме турындагы ачышны Чехия галимнәре ясаган. 

Белгечләр бер үк экспериментны күптапкырлар үткәргән — алар махсус савытларга дүрт төркем кан тамчыларын салганнар һәм кайсысы иң зур кызыксыну күрсәтүен ачыклау өчен талпаннарны шунда җибәргәннәр. Эксперимент 100 тапкырдан да артык кабатланган.

Ачыклануынча, бөҗәкләр 36 процент очракта бер үк кан төркемен сайлаган.  Алар өчен иң яхшысы икенче төркем булып чыккан. Димәк, каны икенче төркемгә кергән кешеләргә урман-кырларда саграк булырга кирәк икән. 

Шул ук вакытта канэчкечләр өченче төркемгә бик сирәк кенә якын килгән – 15 процент.

Тикшерү тәмамланмаган әле. Галимнәр нәтиҗәләрне тулысынча раслау өчен бу феноменны өйрәнүне дәвам итәчәкләр.

Фото:ТАСС

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас