Барлык яңалыклар

Тайгада берүзе 12 төн кунган...

Дүрт яшендә коточкыч шартларда исән калган кызга хәзер 13 яшь.

Тайгада берүзе 12 төн кунган...
Тайгада берүзе 12 төн кунган...

Якутия кызы Карина Чикитова дүрт яшендә 12 көн тайгада ялгызы яшәгән. Кыз үзенең кыргый табигать шартларында ничек исән калуы турында aif.ru басмасына сөйләгән.

Карина 2014 елның җәендә югала. Дүрт яшьлек кыз ишегалдында көчек белән уйный һәм, үзе дә сизмәстән, урманга кереп китә. Якыннары берничә көннән соң гына чаң суга, чөнки аны туганнарында дип уйлыйлар.


Кыз тайгага китеп адаша, ризыксыз, җылы киемсез. Тирә-якта кара урман, сазлыклар һәм кыргый хайваннар. Ләкин Карина, сабый гына булуына карамастан, каушап калмый: җиләк-җимеш ашый, инешләрдән су эчә һәм үләннән ышык урыннар ясый. Бер төнне, салкыннан качып, буш аю өнендә үткәрә. Бервакыт кыз каршына ана аю һәм баласы килеп чыга, әмма хайваннар балага агрессия күрсәтми. Тайгадагы янгыннан читкә китәргә һәм көчле яшенне кичерергә дә туры килә. Бу вакыт эчендә аның янында көчеге була, ул сабыйны төннәрен җылыта һәм үзенчә яшәү көче бирә.


Ул чакта баланы эзләүдә, вертолетлар, тепловизорлар һәм махсус этләр кулланып, йөздән артык кеше катнаша. Коткаручылар тайганы гизә. Уникенче көнне баланы биек үлән арасыннан табалар. Ул инде бик йончыган, хәлсезләнгән була.


Гомере бетмәгән... Хәзер Каринага 13 яшь. Ул мәктәптә укый һәм киләчәктә табиб булырга хыяллана.

Фото: yaplakal.com

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас