Барлык яңалыклар

Уллары йөрәк җылысы тоеп үсә

Санниковлар гаиләсе өч баланы үз канаты астына алган.

Уллары йөрәк җылысы тоеп үсә
Уллары йөрәк җылысы тоеп үсә

Әбҗәлил районының Красная Башкирия авылында яшәүче Санниковлар гаиләсенең тарихы җитди карардан — ятим балаларны үз өйләренә алып кайтудан һәм алар өчен чын терәк булудан башлана.

Василий Николаевич белән Луиза Вәгыйзь кызы бу адымга аңлы рәвештә бара: барлык этапларны өйрәнәләр, укулар үтәләр, документлар җыялар. Ә аннары иң мөһим этап — йөрәк кушкан баланы эзләү башлана.

Шулай итеп аларның тормышында Данил барлыкка килә. Зирәк, ягымлы, игътибарлы карашлы һәм ачык елмаюлы бала ул. Ә аның белән бергә гаилә язмышына аның өлкән абыйлары —Максим белән Михаил да кушыла. Бу өч малай үзләренең янәшәсендә аларны яратучы кешеләрне зарыгып көткән була.

Өч баланы кабул итү карары бик җиңел булмый, әлбәттә. Ләкин нәкъ менә бу карар гаилә тарихы өчен иң мөһиме була да инде. Бүген Санниковлар йорты — ул ярдәм, кайгырту һәм ышанычлылык булган җылы урын.

Әлбәттә, юл гади булмый. Яңа тормыш — ул һәрвакыт җайлашу: сәламәтлек, уку, характерлар, балаларның үткәндәге тәҗрибәсе. Болар барысы да вакыт һәм сабырлык таләп итә.

"Без сабырлыкка һәм эчке зирәклеккә өйрәндек. Катлаулы тәртип артында еш кына авырту торганын аңладык. Балалар безне тикшерә —ышанырга мөмкинме. Һәм безнең бурыч — чыдамлык һәм янәшә булу», — ди Луиза Вәгыйзь кызы.

"Ирем белән бер-беребезне аңлап яшибез, бу безгә бик ярдәм итә. Авыр вакытларда сулыш алу, көч җыю мөмкинлеге булу мөһим. Һәм, мөгаен, иң мөһиме — балаларның яратуын ашыктырырга кирәкми. Чын хисләр вакыт узу белән туа".

2026 ел Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде — һәм Санниковлар гаиләсе үрнәк булып тора.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас