Барлык яңалыклар

Йокысы туймаган баланың буе үсми...

Кызганыч... Моңа хәзер мәктәп программасын төзүчеләр дә, әти-әниләр дә күз йома.

Йокысы туймаган баланың буе үсми...
Йокысы туймаган баланың буе үсми...

Совет чоры балаларының кичке уннан да калмый йокларга ятуы тарихта гына калды. Үсеп килүче баланың йокысы тую –сәламәтлекнең нигезе. Кызганыч... Моңа хәзер мәктәп программасын төзүчеләр дә, әти-әниләр дә күз йома.

Балаларны иртә йокларга яткыру бик сирәк гаиләләрдә генә кагыйдәгә кертелгән. Күпчелек очракта балага соңга кадәр дәресләр әзерләргә, йоклар алдыннан телевизор карарга, компьютер уеннары уйнарга рөхсәт итәләр.

Балаларның йокысы туймау өлкәннәрдән бераз аерыла. Өлкәннәрнең йокысы туймаса, хезмәт җитештерүчәнлеге кими, баш авырту, йөрәк кагу, кан басымы күтәрелү күзәтелә, хәтта юл-транспорт һәлакәтләре дә булырга мөмкин.

Ә балада?! Беренчедән, йокы үсеш процессына зур йогынты ясый. Баланың үсеш гормонының 80 проценты диярлек беренче йокы циклында формалаша. Белгечләр раславынча, йокы туймау аның физик үсеше акрынаюга, буе үсмәүгә китерергә мөмкин.

Хәтерсезлек, игътибарсызлык, кәеф булмау, бернәрсә белән дә кызыксынмау - бу билгеләр еш кына баланың йокысы туймавын күрсәтә. Күзләрен уарга омтылуы, күзләргә нидер комачаулауга зарлануы да баланың йокы дефициты кичерүе турында сөйли.

Сабыйлар өчен йокы туймауның тагын бер начар нәтиҗәсе — стресслы ситуацияләргә җайлашу сәләте кимү.

Ә сезнең балагызның йокысы туямы, әти-әниләр? 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас