Барлык яңалыклар

Урам мәчесе тешләгән...

Башкортстанда 9 яшьлек бала белән аянычлы хәл булган.

Урам мәчесе тешләгән...
Урам мәчесе тешләгән...

2025 елда котыру авыруыннан 9 яшьлек бала үлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика йогышлы авырулар дәваханәсе табиб-эпидемиологы Надежда Байметова сөйләгән.

"Бу хәл Стәрлетамак районында булды. Баланы урам мәчесе тешләгән. Гаилә шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Әти-әнисе шактый күп вакыт үткәч, яра бозыла башлагач гына игътибар итә. Табибларга мөрәҗәгать иткәндә инкубация чоры инде узган, һәм болар барысы да үлемгә китергән", - дип белдергән табиб.

Быел шулай ук хайваннан авыру йоктырудан үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак. Бу кешене дә  урамда мәче тешләгән, ул һәлак булган.

"Кызганычка каршы, кешеләрне хәтта йорт хайваннары китерә торган куркынычлар да сагайтмый. Таныш булмаган теләсә нинди хайван котыру авыруы белән авырый дип ышанып булмый, — ди баш санитария табибы. — Узган ел хайваннар тырнау һәм тешләү очраклары белән мөрәҗәгатьләр саны 27 процентка арткан һәм 11 меңнән артык тәшкил иткән. Ешрак бу мәчеләр һәм этләр, сирәгрәк кыргый җәнлекләр”.

Статистика буенча, 2025 елда республикада кыргый хайваннар тешләү уңаеннан травмпунктларга 418 кеше мөрәҗәгать иткән, 6938 кешене эт тешләгән. Агымдагы ел башыннан бирле хайваннар тарафыннан –2096, кыргый хайваннардан – 53, этләрдән 1180 кеше тешләнү очрагы теркәлгән.

Табиблар авыруны профилактикалауның төп чараларын искә төшерделәр.

Беренчедән, ел саен йорт хайваннарына: этләргә һәм мәчеләргә прививка ясатырга кирәк.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас