Кайвакыт балалар йортларында, приютларда аерым балалар гына түгел, ә инде бер гаилә булып оешкан команда да очрый. Андый балалар өлкән апа-абыйларының канаты астына керергә һәм аларга охшарга тырыша, кечкенәләре бер-берсенә тартыла.
Бүген нәкъ шундый гаилә балалары белән таныштырабыз.
Артемга 14 яшь — таянырга мөмкин булган өлкән абыйлары. Ул кече туганнарына игътибарлы, ярдәм итә, алар өчен ул — чын абый. Ул аралашучан, игелекле һәм җаваплы кеше.
Ярославка 10 яшь. Ул энергиясе ташып торучы, мөстәкыйль, хәрәкәтчән һәм спорт яратучы малай. Кул көрәше буенча бүләкләре дә, призлы урыннары да бар. Абыйсы белән рәхәтләнеп шөгыльләнә — дзюдо алымнарын һәм техникасын өйрәнергә ярдәм итә.
Платонга 6 яшь. Бик ачык, дустанә малай. Аның дуслары күп, ул актив, бәйрәмнәрдә катнашырга ярата. Абыйлары белән бергә дзюдо белән шөгыльләнә, ә тагын биергә һәм җырларга ярата.
Полинага 2 яшь. Бик ягымлы, елмаеп кына торучы бала. Рәсем ясарга, йомшак уенчыклар белән уйнарга, конструктор җыярга ярата. Актив, кызыксынучан һәм аралашуга тиз кушыла торган кыз.
Иң кечеләре — Савелий. Аңа 1,5 яшь. Кызыксынучан, хәрәкәтчән сабый. Рәхәтләнеп уйный, китап укыганда тыңлап утырырга ярата, өлкәннәргә тартыла. Абыйларына һәм апасына бик бәйләнгән, алар янында булырга тырыша.
Бу балалар һәрвакыт бергә булырга — бер-берсенә ярдәм итәргә, шатлыкларын уртаклашырга һәм янәшә яшәргә күнеккән. Алар өчен бу бәйләнешне саклау мөһим.
Балалар үзләренең җылы өйләре турында, аларны көтеп алган, яраткан, кирәк чакта кочаклап юатачак әти-әни турында хыяллана.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.