Кичә Туймазы шәһәрендә бер төркем малайлар өчен көтелмәгән хәл булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ун яшьлек малай тыгыз кар өстенә баскан һәм шул ук секундта аска төшеп киткән. Кар катламы астында бушлык булып чыккан: малай өч метр чамасы тирәнлеккә төшеп киткән.
Янындагы дуслары югалып калмаган һәм шунда ук өлкәннәрне ярдәмгә чакырганнар. Тиз арада коткаручылар килеп җиткән. Алар баскыч ярдәмендә аска төшеп, малайны өскә күтәргәннәр һәм табиблар бригадасына тапшырганнар.
Балада күренеп торган җәрәхәтләр булмаган, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.
Әти-әниләр, балаларыгызны кисәтегез: игътибарлы булсыннар, кар астында чокырлар, коелар, траншеялар һәм башка куркыныч бушлыклар булырга мөмкин.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте