Мультфильмнар, телевизор озак карау баланың сөйләм үсешен тоткарлый ала. Бу хакта “Москва 24" га балалар психологы, нейропсихолог Наталья Наумова сөйләгән.
Белгеч ассызыклавынча, мультфильм карау сөйләм аппаратын куллануны, шулай ук хәрәкәт активлыгын таләп итми, бу исә сөйләмгә тискәре йогынты ясый. Эксперт балаларга гаджет һәм телефоннардан дүрт яшькә кадәр файдаланырга рөхсәт итмәскә, мөмкин кадәр чикләргә киңәш итә. Нәкъ шул вакытта балаларның сөйләм функциясе нигезләре салына, мондый вакытта бала белән күбрәк сөйләшергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга кирәк.
Психолог шулай ук әти-әниләрнең бала белән аралашудагы төп хаталарын әйтте.
"Мәсәлән, сүзләрне бозып, артык “бәбәй” булыпсөйләшү. Кайчакта кәеф күтәрү, сүзләргә ягымлы яңгыраш бирү өчен сүзләрне бозарга мөмкин. Әмма бу кагыйдәдән искәрмә генә булырга тиеш. Гомумән алганда, бала белән аралашканда сүзләрне дөрес куллану мөһим”, — ди Наумова.
Ул белгеч фикеренчә, балалар нәрсәнедер дөрес әйтмәсә, ачуланмаска, аңа фикерен һәм теләкләрен дөрес сүзләр белән белдерергә өйрәтергә кирәк.