Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 апрель , 11:15

Балалар әти-әнисен сагына...

Мартта ике бала үз өйләренә кире кайту бәхетенә ирешкән.

Балалар әти-әнисен сагына...
Балалар әти-әнисен сагына...

Полина бу көннәрдә бик бәхетле мизгелләр кичерә. "КУРАЙ" гаилә тәрбиясенә ярдәм үзәгендә булган кыз үз гаиләсенә кире кайтты. Айлар буе аерылышып торганнан һәм кирәкле юридик процедуралардан соң суд ата-ана файдасына карар кабул итте һәм аларның кызларын тәрбияләү хокукын раслады. Хәзер, карар законлы көченә кергәнче, ул инде алар янында — әлегә ул кунакта яшәү форматында. Бу яңа тәртипкә тыныч ияләшергә һәм гадәти гаилә элемтәләрен тергезергә ярдәм итә.

Шунысы куанычлы, тагын бер бала үз якыннары янына кайту бәхетенә иреште. «Вместе»гаилә үзәгендә тәрбияләнүче малайны үз әтисе алып киткән.

Элегрәк гаилә катлаулы хәлдә калган була, һәм малай учреждениегә урнаштырыла. Әтисе озак вакыт нәрсә булганын белмәгән, ләкин, белгәч, улын кире кайтару өчен барысын да эшләгән һәм моңа ирешкән. Хәзер ул аның янәшәсендә — гадәти тормышта, теләсә кайсы бала өчен мөһим булган көндәлек эшләрдә.

Балаларны үз гаиләләренә кайтару эше дәвам итә. 2025 елда республикада 32 әти-әни  ата-ана хокукларын кире кайтарган (2024 елда андыйлар 27 булган).

Мондый очракларның арта баруы бик мөһим күренеш. Һәр бала үз гаиләсендә, туганнары янында үсәргә тиеш.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас