14 яшьтән кечерәк Русия балалары 2027 ел ахырына кадәр Абхазиягә туу турындагы таныклык буенча керә алачак. Бу хакта Абхазия Халыкара икътисади форумында Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде.
“Кичә Русия Президенты Владимир Путин 2026-27 елга 14 яшькә кадәрге балаларның Абхазиягә туу турындагы таныклык буенча керү мөмкинлеген саклап калу турында махсус карар кабул итте”, – дип белдерде Сергей Кириенко.
Билгеле булуынча, агымдагы елның 20 гыйнварыннан балаларның чик аша чыгу өчен чит ил паспорты булырга тиеш. Әмма элегрәк Русия туриндустрия берлеге Русия Хөкүмәтеннән Абхазиягә керү һәм аннан чыгу тәртибен кире кайтаруны сорады, чөнки туристлар документлар рәсмиләштерергә өлгерми.
Автор фотосы.