Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
6 апрель , 10:35

Исерек балыкчыны коткарам дип...

13 яшьлек укучы кыз бозлы суга төшеп киткән.

Исерек балыкчыны коткарам дип...
Исерек балыкчыны коткарам дип...

Уфада Кашкадан күлендә укучы кыз, балыкчыны коткарырга тырышып, бозлы суга төшеп киткән.

Кичә көндез Уфаның Сипайлово бистәсендәге Кашкадан күлендә 13 яшьлек кыз бозда яткан ирне күреп алган һәм аны коткарырга тырышкан. Укучы кыз бозлы су астына төшеп киткән. Аны шаһитлар тартып чыгарган. Коткаручылар  килеп, ирне коткарган.

Соңрак балыкчының исерек булуы һәм бозда йоклап китүе ачыкланган.

Әти-әниләр, балаларыгызга язгы боз өстенә басу куркыныч булуын искәртегез. Мондый очракларда ярдәмгә өлкәннәрне чакырырга яисә телефоннан 112 номеры аша коткаручыларны чакыртырга кирәк.

Фото6 видеодан скрин

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас