Күгәрченнәр ашатып, штраф түләвең бар...

Кошларны ашату хокук бозу саналамы?

Күгәрченнәр ашатып, штраф түләвең бар...Күгәрченнәр ашатып, штраф түләвең бар...
Күгәрченнәр ашатып, штраф түләвең бар...

Җәмәгать урыннарында күгәрченнәр ашату, әгәр бу санитария нормаларын һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозса, 5 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта адвокат, икътисад фәннәре кандидаты, Русия юристлары Ассоциациясенең экология буенча комиссиясе җитәкчесе Евгений Жаров  белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

Кошларны ашату очрагы үзе хокук бозу дип саналмый, әмма шуның аркасында территориянең санитария хәле начарланса, җаваплылык башланырга мөмкин. Юрист аңлатканча, күгәрченнәрнең ишегалларында һәм балалар мәйданчыкларында күпләп җыелуы тизәк һәм азык калдыклары белән пычрануга китерә. Бу, үз чиратында, кимерүчеләрне җәлеп итә һәм инфекцияләр таралу куркынычын арттыра.

Адвокат ачыклык кертъенчщ, калдырылган азык һәм чүп-чар калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру дип бәяләнергә мөмкин. Бу очракта, Русия Административ хокук бозулар кодексының 8.2 мәддәсе буенча, гражданинга 3 мең сумга кадәр штраф яный, ә янә бозган очракта – 5 мең сумга кадәр.

Әгәр ашатылган кошлар милеккә зыян китерсәләр – мәсәлән, автомобильнең буяу япмасын яисә бина фасадын бозсалар – җаваплылык инде төбәк нормалары буенча башланырга мөмкин, шул ук вакытта штрафлар күләме Русия субъектына бәйле булачак, дип өстәде ул.

Эксперт ризыкны җирдә калдырмаска киңәш итте. Аның сүзләренчә, кошларны махсус билгеләнгән урыннарда ашату яхшырак – паркларда яки скверларда, анда бу тыелмаган, яисә чүп тудырмый торган җимлекләрне куллану.

 

Фото: нейрочелтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас