

Обойлар сайлау аларның, беренче чиратта, аларның нинди бүлмә өчен тәгаенләнүенә бәйле. Йокы һәм балалар бүлмәсе өчен иң яхшысы —флизелин обойлар. Бизәкләрсез, тыныч, җылы тондагы, бер генә төслесен сайлагыз.
Флизелин обойны ябыштыру да җиңелрәк. Җилемне стенага гына буйыйлар.
Балалар бүлмәсенә мультфильм геройлары төшкән яисә башка рәсемле обойлар сайларга кирәкми. Беренчедән, андый обойларга мебельләрне туры китерү кыен. Икенчедән, бала андый рәсемнәрдән тиз туя. Төрлелек өчен картина эләргә, гаилә белән төшкән фотоларны да куярга була.
Фото: vseinstrumenti.ru