Балага аяк киемен дөрес сайлагыз!

Белгеч әйтүенчә, моңа аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Балага аяк киемен дөрес сайлагыз!Балага аяк киемен дөрес сайлагыз!
Балага аяк киемен дөрес сайлагыз!

Аяк киеме сайлау баланың аягын һәм терәк-хәрәкәт аппаратын формалаштыруга турыдан-туры йогынты ясый. Белгечләр кисәтә: ярамаган аяк киеме уңайсызлык тудырып кына калмый, дөрес үсеш өчен дә куркыныч тудыра. Табиб-отопед Роман Бодьо белдерүенчә, балачакта аяк актив формалаша, шуңа күрә аяк киеме бу процесска комачауламаска тиеш.

"Балалар аяк киеменең төп бурычы – табанны каты итеп фиксацияләү түгел, ә аңа табигый рәвештә үсәргә мөмкинлек бирү. Бармакларның кысылмавы мөһим, ә табан үзе йөргәндә дөрес "эшли" алырга тиеш, — дигән белгеч "Известия" басмасына әңгәмәдә.

Еш хаталарның берсе – артык тар яисә каты аяк киеме сайлау. Мондый аяк киеме бармаклар хәрәкәтен чикли һәм йөкләнеш бүленешен боза.

"Аяк киеменең алгы өлеше бармаклар иркен урнашсын өчен җитәрлек киң булырга тиеш. Бу зонада кысылу вакыт узу белән деформацияләргә һәм аякның дөрес эшләмәвенә китерергә мөмкин”, — ди Бодьо.

Үкчәгә аерым игътибар бирелә: ул сыгылмалы булырга һәм табанга табигый рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирергә тиеш.  

Аяк киеменең материалына да игътибар итәргә кирәк. Алар һава алмашынуын, озак вакыт киеп йөргәндә дә уңайлылык тәэмин итәргә тиеш.

"Балалар өчен аяк киеменең "сулавы" аеруча мөһим. Бу артык җылыну, тирләү һәм моның белән бәйле проблемалар куркынычын киметә", - ди табиб-ортопед.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас