Аллергиядән котылу юлы бармы?

Аллерголог-иммунолог киңәшләренә колак салыгыз.

Аллергиядән котылу юлы бармы?Аллергиядән котылу юлы бармы?
Аллергиядән котылу юлы бармы?

Табиб-педиатр, аллерголог-иммунолог Стояна Ахромкина аллергия күпчелек очракта нәселдән булуын сөйләде. Әгәр ата-ананың берсе аллергик булса, балада аллергия булу ихтималы 50 процент тәшкил итә, әгәр ата-аналар икесе дә аллергик булса, ул 100 прцентка кадәр арта.

Аллергияне профилактикалау —дөрес туклану, ясалма өстәмәләр белән булган ризыкларны бөтенләй кулланмау, сәламәт яшәү рәвеше. Артык чисталык һәм стерильлек аллергиягә этәрүче булырга мөмкин. Баланың иммун системасы эшләргә, микроблар белән очрашырга тиеш.

“Балалар туфракта казынырга, йорт хайваннары белән уйнарга тиеш", — ди аллерголог.

Шул ук вакытта генетик яктан булганда аллергия теләсә кайчан килеп чыгарга мөмкин, бу көтелмәгән процесс.

Яшь барган саен аллергия үзгәрергә, яисә бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.

Үсемлек серкәсенә һәм тузан талпаннарына аллергиядән антигенспецифик иммунотерапия ярдәмендә котылырга мөмкин. 3-5 еллык курс симптомнарны 6-8 елга онытырга ярдәм итәчәк. Аллергия кире башланса, дәвалауны кабатларга мөмкин.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас