Тәрәзә юганда сак булыгыз!

Уфада 59 яшьлек хатын тәрәзәләр юганда егылып төшкән.

Тәрәзә юганда сак булыгыз!Тәрәзә юганда сак булыгыз!
Тәрәзә юганда сак булыгыз!

Бу хәл кичә башкаланың Дан бульвары урамындагы күпткатлы йортта булган. 1967 елгы хатын тәрәзә юганда 3нче каттан подъезд козырегына егылып төшкән. Урынга оператив рәвештә Гражданнарны яклау идарәсен коткаручылары килеп җиткән. Алар зыян күрүчене ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Бәхетсезлек очрагының сәбәпләре ачыклана.

Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе язгы җыештырулар вакытында хәвефсезлек кагыйдәләре турында кисәтә:

Тәрәзә тупсасына менмәгез, башыгызны тышка чыгармагыз.

Тәрәзәләр юганда озын щеткалардан файдаланыгыз.

Москит челтәрләренә таянмагыз - бу иң зур куркыныч тудыручы конструкция!

Биек йортларда тәрәзәләр юу белән үзегез генә шөгыльләнмәгез, якыннарыгыз яныгызда булсын. Әгәр хәлсезлек яисә баш әйләнү сизәсез икән, бу эшне кичектереп торыгыз. Үзегезне саклагыз!

Фото: Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте, видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас