

Сәгать телләре 13:00га якынлашканда балалар бакчасында могҗиза була. Моннан ун минут элек кенә биредә тормыш “кайнап” тора иде... Ә хәзер ни күрик: пәрдәләр тартылган, чебен очкан тавыш та ишетелми. Сабыйлар йокыга талган...
Бүген без тәрбиячеләрнең берьюлы егерме биш “энерджайзер”ны йоклатып җибәрүе турында сөйләшербез.
Тәҗрибәле тәрбияче өчен “Тыныч сәгать” йокы бүлмәсендә түгел, ә ашханәдә үк башлана. Актив уеннардан тынычлык халәтенә күчү - ул нечкә психологик процесс.
Йокы – ул "ятарга һәм күзләрне йомарга" командасы түгел. Бу – ритуал. Без алдан ук тынычлана башлыйбыз: шау-шулы уенчыкларны җыябыз, ярымпышылдауга күчәбез, тыныч музыка кабызабыз яки бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне ачабыз.
Йокыга әзерләнү – мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең мөһим этабы да. Әйберләрне пөхтә итеп урындыкка салырга, юрганны җәеп куярга, пижама кияргә — бу кабатлана торган гамәлләр баланың миен хәзер ял итү вакыты җитәчәгенә көйли.
Һәр педагогның үз “яшерен” алымнары бар, алар хәтта көндезге йокыны күралмаган баланы да “йомшартырга” ярдәм итә.
Һәр төркемдә йокларга яратмаучы, теләмәүче балалар бар. Кемдер артык эмоциональ, кемдер артык энергиягә ия.
Без беркайчан да көчләп йокларга мәҗбүр итмибез. Иң мөһиме – башкаларга комачауламас өчен тыныч кына яту. Еш кына болай була: бала "биш минут кына ятып торырга" вәгъдә итә, һәм ун минуттан соң иптәшләренең мышнавына үзе дә йокыга китә. Күмәк йокының көчле психологик эффекты бар: башкалар йоклаганда, табигый ритмга каршы тору кыенлаша.
Бөтенләй йоклый алмаучылар өчен (андыйлар әзерлек төркемнәрендә еш очрый торган) тәрбиячеләр компромисс таба: яраткан йомшак уенчыгын үзе белән алырга рөхсәт итәләр.
“Тыныч сәгать” – тәнәфес кенә түгел. Ул балаларның нерв системасы интенсив иртәдән соң тергезелә торган вакыт. Хәзерге балалар көндезге ял, йокы сәгатенә аеруча мохтаҗ.
Ниһаять, нәниләр йокыга киткәч, төркемдә тынлык урнаша. Тәрбияче журналлар тутыру яисә кичке дәресләргә әзерләнү өчен эш өстәле янына утыра, ләкин шул ук вакытта ул йокы бүлмәсендә сизгерлеген югалтмый. Балаларны йокларга яткыру – сабырлык, мәхәббәт һәм балалар психологиясен тирәнтен белүне таләп итә. Балаларны яратучы педагог өчен шат кәеф белән, ял итеп уянган сабыйларның йөзләрен күрү – иң яхшы бүләк.
Ралия Рафаэль кызы Сәлимгәрәева, тәрбияче.
Илеш районы, Югары Яркәй авылының 2нче балалар бакчасы.
Автор фотосы.