

Уфаның Октябрь районында яшәүче педагогик хезмәт ветераны Лидия Бажановага 107 яшь тулды. Озын гомерле педагогны хөрмәтле дата белән район хакимияте башлыгы Антон Тарасов котлады.
Лидия Петровна ун айлык курсларны тәмамлаганнан соң Иглин районының авыл мәктәбенә юллама ала. Директор, аның документларына күз салгач, көтелмәгән карар кабул итә, аңа немец теле дәресләрен укытырга куша. Яшь укытучы югалып калмый: башта үзе китаплар укый, аннары читтән торып Ленинград педагогия институтына һәм БДУга укырга керә. Шулай очраклы хәл аның һөнәри юлын билгели.
Уфага кайткач, Лидия Петровна Александр Матросов исемендәге балалар колониясендә эшли башлый. Бу учреждениегә ул 41 ел гомерен биргән — 1945 елның 15 августыннан 1986 елның 15 августына кадәр. 70 яшькә кадәр Уфаның 117нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Педагогик хезмәтенә ул ярты гасырдан артык гомерен багышлый.
Лидия Бажанова фронтта булмаган, ләкин сугыш аның ирен тартып алган. 1943 елда аның ирен фронтка алып китәләр, ә инде 1944 елда ул фаҗигале рәвештә һәлак була. Лидия Петровна башка кияүгә чыкмаган, ике баласын ялгызы тәрбияләп үстергән.
Бүген дә Лидия Петровна ачык акыл һәм рухи күтәренкелек саклый. Ул рәхәтләнеп кроссвордлар чишә һәм аудиокитаплар тыңлый.
ФОТО: АНТОН ТАРАСОВ | VK.COM