“Сабый бер айлык кына иде...”

16 яшьлек Артур йөрәк җылысы биреп үстерүче әнисенә бик рәхмәтле.

“Сабый бер айлык кына иде...”“Сабый бер айлык кына иде...”
“Сабый бер айлык кына иде...”

Туймазы районының Серафимовка авылында Эльвира Ринат кызы Ибраһимова гаиләсе яши.

2010 елда Эльвира Ринат кызы үз гаиләсенә Артур исемле сабыйны кабул итә. Менә шулай аның тормышында кечкенә улы пәйда була.

Әлбәттә, бу карар аңа җиңел бирелми. Шикләнүләр, сораулар, якыннарының гаҗәпләнүе — болар барысы да була. Ләкин, Эльвира Ринат кызы үзе әйтмешли, кайсыдыр мизгелдә шул ачыклана: башкача ярамый иде.

Артурны алып кайткан беренче көн әле булса күз алдында, ди ул. Бер айлык сабый, өйдә тынлык — һәм күңелдә, барысы да кинәт үзгәрде, дигән хис-тойгылар кайный. «Мин әни булдым", — дип тасвирлый ул бу мизгелне.

Хәзер инде Артурга 16 яшь. Ул укый, өйдә булыша, «ирләр» эшләрен үз өстенә ала. Аның үз кызыксынулары бар — рәсем ясау, конструкцияләү, музыка. Янәшсендә әнисе — контрольдә тотмый, ә ярдәм итә.

Гаиләнең үз традицияләре бар: уртак кичәләр, сәяхәтләр, бәйрәмнәр. Күптән түгел Миякә районында урнашкан мөселманнар өчен изге урын — Нарыстауда булып кайтканнар.

Эльвира Ринат кызы әйтүенчә, иң мөһиме — балага җылы мөнәсәбәт һәм хөрмәт белән карау, тиз нәтиҗәләр көтмәү һәм һәрвакыт янәшәсендә булу.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас