Сезнең балалар акыллы колонка аша әкиятләр тыңлыймы?

Белгеч бик сак булырга куша.

Сезнең балалар акыллы колонка аша әкиятләр тыңлыймы?Сезнең балалар акыллы колонка аша әкиятләр тыңлыймы?
Сезнең балалар акыллы колонка аша әкиятләр тыңлыймы?

Ата-аналарны балалар өчен акыллы колонкалардан әкиятләрнең куркыныч булуы турында кисәттеләр

Ата-аналарга балаларын акыллы колонкалардан әкиятләр тыңлатып йоклатырга өйрәтергә кирәкми, чөнки ул тере аралашуны алыштыра һәм мөнәсәбәтләр төзергә күнекмәләреннән мәхрүм итә. Бу хакта “RuNews24.ru” басмасына психолог, “Синергия” университетының психология кафедрасы өлкән укытучысы Анна Гусева сөйләгән.

Белгеч раславынча, мондый ярдәмчеләр якыннарының тавышларын, аларның кагылуын һәм җылылыгын алыштыра алмаячак. Кечкенә вакытта балага үсеш өчен күз карашы, кагылу, әнисенең тавышын ишетү кирәк

"Ясалма интеллект аларнеың берсен дә бирә алмый. Акыллы колонка баланың күзләренә карамас. Сабый курыкканда, кочаклап алмас. Аңа әкият түгел, ә тынлык һәм әни куллары җылысы кирәклеген ул тоймаячак. Әйе, ясалма интеллект ялгызлыктан коткара һәм мәгълүмат бирә ала”, — дип ассызыклады Гусева.

Психолог билгеләвенчә, нәтиҗәдә колонкалар белән үскән балалар эмоциональ контактка өйрәнми. Бу киләчәктә кешеләргә карата шундый ук мөнәсәбәтне формалаштырачак.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас