Улым белән сөйләшәм дип уйлый...

Әбекәй газиз баласының һәлак булуын әлегә кадәр белми.

Улым белән сөйләшәм дип уйлый...Улым белән сөйләшәм дип уйлый...
Улым белән сөйләшәм дип уйлый...

Кытайда 80 яшьлек әбекәй үлгән улының ясалма интеллект аша булдырылган клоны белән аралаша.  Бу хәл инде бер елга якын дәвам итә. Хатын газиз баласының фаҗигале рәвештә һәлак булуын әлегә кадәр белми.

Аның улы узган елда авариядә һәлак булган. Йөрәге авыру хатын бу кайгыны күтәрә алмас дип, якыннары аңа улының үлеме турындагы әйтмәскә булганнар. Алар нейрочелтәрләр өлкәсендәге белгечләргә мөрәҗәгать иткән. IT технологияләр өлкәсендә эшләүче кешеләр  ирнең клонын яисә санлы күчермәсен булдырган. Моның өчен туганнары үлгән ирнең фотосын, ул булган видеоларны һәм аудиоязмаларны биргәннәр. Ясалма интеллект версиясе бик төгәл килеп чыккан: ул ирнең мимикаларына, гадәтләренә кадәр кабатлый. Мәсәлән, сөйләшкәндә, нәкъ аның кебек, бераз алга иелә.

Өлкән яшьтәге ана көн саен виртуаль "улы" белән видеоэлемтә аша аралаша. Ул аны башка шәһәргә эшкә киткән дип уйлый.  “Ашадыңмы, җылы киендеңме?” дип сорый, урамда сак булуын үтенә. Ә “улы” тиздән өйгә кайтырга вәгъдә итә.

“Ешрак шалтырат, миңа синең анда ничек яшәвеңне белеп торырга кирәк. Мин сине бик сагынам. Озак күрешә алмавыбыз бик кызганыч”, — ди бичара ана.

Хәзер социаль челтәрләрдә кызу бәхәс купкан  - берәүләр моны рәхимсез алдашу, әбекәй дөреслекне белергә тиеш, ди. Башкалар ялган беразга булса да аның гомерен озайтачак дип саный. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Фото: видеодан скрин

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас