Бала әти-әнисен коткарам дип уйлаган...

Мошенниклар аны таксига утыртып, чит шәһәргә җибәргән.

Бала әти-әнисен коткарам дип уйлаган...Бала әти-әнисен коткарам дип уйлаган...
Бала әти-әнисен коткарам дип уйлаган...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барысы да янәсе чәчәкләр китерү хезмәтеннән шалтыратудан башланган. Мошенник мәктәптә укучы кыздан заказны раслау өчен смс-кодны әйтүен сораган. Кыз кодны әйткән. Шуннан соң укучыга “Дәүләт хезмәтләренә ярдәм итү хезмәтеннән” һәм “полициядән” шалтыратканнар. Укучыны Дәүләт хезмәтләрендә әти-әнисенең аккаунтларын ватулары һәм исәпләреннән акчаларын чит илгә җибәрүләре белән алдап куркытканнар. Моның өчен ата-анага җинаять җаваплылыгы яный, дигәннәр. Аферистлар кызны әти-әнисен “коткару” өчен беркемгә дә берни сөйләмәскә һәм аларның күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәклегенә ышандырган.

Нәтиҗәдә, укучы кыз өйдән ювелир әйберләре белән сейфны алып чыккан һәм аны балкон астында калдырган. Аннары ул мошенниклар чакырткан таксига утырып, башка шәһәргә китә һәм аларны “документлаштыру” өчен курьерга 800 мең сумнан артык акча бирә.

Полиция мошенниклык турындагы мәддә буенча җинаять эше кузгаткан.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас