“Биш катлы йорт биеклегендә иде...”

Коткаручылар 10 яшьлек балага ярдәмгә килгән.

“Биш катлы йорт биеклегендә иде...”“Биш катлы йорт биеклегендә иде...”
“Биш катлы йорт биеклегендә иде...”

Уфа коткаручылары биш катлы йорт биеклегендәге агачтан баланы төшергән. Башкаланың Элеватор урамыннан гадәти булмаган һәм борчулы чакыру килгән – бала агачка менгән һәм төшә алмый.

Коткаручылар гадәттән тыш хәл урынына килгәндә инде караңгы төшкән була, бу бурычны катлауландыра гына. Малай 17 метр дәрәҗәсендә була.

Коткаручылар баккыч ярдәмендә менеп, биеклектә балага махсус “коткару косынкасы” кидергәннәр. Альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә сак кына җиргә төшергәннәр.

"Аста аны дулкынланып әнисе көтә иде. Бәхеткә, малайга медицина ярдәме кирәк булмады", - дип ассызыкладылар идарәдә һәм әти-әниләргә балаларга зур биеклектә уеннарның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатуның мөһимлеген искә төшерделәр.

"Бала биш катлы йорт биеклегендә иде",- дип билгеләп үттеләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә.

 

Фото:.bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас