Чит кешенең банк картасын куллансаң...

Бу хакта бигрәк тә үсмерләрне кисәтегез.

Чит кешенең банк картасын куллансаң...Чит кешенең банк картасын куллансаң...
Чит кешенең банк картасын куллансаң...

Табылган чит кеше картасындагы акчалар белән эш итү—  җинаять, ул урлау ысулына бәйле рәвештә Русия Җинаять кодексының төрле мәддәләре буенча квалификацияләнә, дип белдергән “RT”га “Роскачество”ның баш юристы Игорь Поздняков.

“Кибеттә контактсыз түләү яисә картаны терминал аша файдалану Русия Җинаять кодексының 158нче мәддәсенең 3нче өлешендәге "г" пунктына эләгә. Шул ук вакытта, билгеле бер шартларда башкарылган гамәлләр электрон түләү чараларын кулланып караклык кылу буларак квалификацияләнә ала “, — дигән ул.

Банк счетыннан чит кеше акчаларын урлау, урланганның күләменә карамастан, авыр җинаять санала.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас