

Әти-әниләр еш кына балаларының үсеше турында халык телендә булган фикерләргә таянып, белгеч катнашлыгы таләп ителә торган халәтне күрми кала. Невролог Артем Баһаутдинов фикеренчә, малайлар соңрак өлгерә дигән фикер – миф.
“Бу ялгыш фикер еш кына ата-аналарны тынычландыра, бигрәк тә баланың сөйләшмәве яисә үз-үзен тотышы турында сүз чыкканда. Практикада малайлар һәм кызлар арасында аерма бар, ләкин ул ачыктан-ачык үсешендәге һәм сөйләмендәге тоткарлыкларны игътибарсыз калдырырлык дәрәҗәдә түгел. Әгәр бала сөйләшми икән, эндәшүгә җавап бирми һәм контактка барырга омтылмый икән, сәбәпләрне ачыклау мөһим, барысын да баланың җенесенә сылтарга кирәкми", - дигән Артем Баһаветдинов “Дети Mail” белән әңгәмәдә.
Невролог билгеләвенчә, баланың гиперактив булуын " аның характеры шундый", дип карау да зур хата. Югары активлык, чыннан да, кайбер балалар өчен норма булырга мөмкин. Әмма "гиперактивлык" артында нерв системасы белән бәйле проблемалар яшеренгән очраклар да бар, мәсәлән игътибар дефициты һәм гиперактивлык синдромы.
Әгәр бала артык импульсив, игътибар белән тыңлый алмый, һәрвакыт хәрәкәттә икән, бу җәза бирү өчен түгел, ә хәлне бәяләү өчен җитди сәбәп. Үзенчәлекләрне иртә аңлау укуда һәм үз-үзен бәяләүдә проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк.
Автор фотосы.