Дүрт бала да прививкасыз булган

Әти-әниләрнең авырулардан саклый торган вакцинадан шикләнүе балаларның гомерен куркыныч астына куя.   

Дүрт бала да прививкасыз булганДүрт бала да прививкасыз булган
Дүрт бала да прививкасыз булган

Башкортстанда озак вакыттан соң беренче тапкыр балаларның кызылча (краснуха) белән авыру очраклары ачыкланган. 2025 елда читтән кертелгән дүрт авыру очрагы расланган, дип аңлашыла “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматларыннан.

 Билгеле булуынча, кызылча йоктырган бу балаларга прививка ясалмаган — әти-әниләре вакцина ясатудан баш тарткан.

 Шул ук вакытта ведомствода башка инфекцияләр буенча хәл тотрыклы кала, дип ачыклык керттеләр. 2002 һәм 2005 еллардан төбәктә дифтерия һәм токсиген штаммнар очраклары теркәлмәгән, бу вакциналаштыруның югары дәрәҗәсе белән бәйле.

Коклюш белән авыручылар саны да кими: 2025 елда бу күрсәткеч 2024 елдагыдан 15,7 тапкырга кимрәк. Шулай ук кызамык (корь) белән авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда 2,8 тапкырга кимегән.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас