

Кичә Аскын районында фаҗигале хәл булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Кышлау-Елга авылының Үзәк урамындагы верандалы һәм мунчалы торак йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр, урындагы ирекле янгын сүндерү командалары белән бергә килеп җитү белән үк ут-ялкынны сүндерүгә керешкәннәр. Янгын хәрәбәләре астыннан 57 яшьлек хатынның һәм аның балигъ булмаган улының гәүдәләре табылган.
Янгынның сәбәпләрен һәм шартларын тикшерү-оператив төркем һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе тикшерә.
Фото: МЧС по РБ