+27 °С
Облачно
Журналга язылу

Базда качып утырган

Баласын оныткан әтине телефоны “саткан”.

Базда качып утырганБазда качып утырган
Базда качып утырган

Аскын районында баласына алимент түләмәүче 40 яшьлек әти кеше приставлардан базга качкан.

Ир-ат түләүдән озак качып йөргән, эзләүгә игълан ителгән. Приставлар адрес буенча килгәч, ирнең әти-әнисе аның кайда икәнен белмибез, дигәннәр. Ләкин идән астында телефон шалтыравы ишетелгән. Пристав базның бераз ачылып торган капкачын күреп калган - ир тозланган яшелчәләр тезелгән банкалар һәм бәрәңге тутырылган капчыклар арасында утырган.

Бурычлы кеше каршылык күрсәтүгә карамастан, аны бүлеккә китергәннәр. Административ беркетмә төзегәннәр, суд 10 тәүлеккә арест билгеләгән.

 

Фото:нейрочелтәрләрдән

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас