+11 °С
Облачно


Башкортстанда яшь ярымлык бала кайнар суга пешеп, дәваханәгә эләккән.
Кичә, 26 апрель көнне, Башкортстанда яшь ярымлык бала кайнар суга пешкән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Рәхмәтуллин белдерде. Сабыйның тәненең 30 проценты пешкән. Аны Стәрлетамакның 1нче Шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Баланың хәле авыр. Дәвалау Республика пешү үзәге белгечләре белән килешеп алып барыла.
Автор фотосы.