+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Йөзләренә баллончыктан сиптергәннәр

Үсмерләр урамда гаиләгә һөҗүм иткән.

Йөзләренә баллончыктан сиптергәннәрЙөзләренә баллончыктан сиптергәннәр
Йөзләренә баллончыктан сиптергәннәр

Башкаланың Дим районында яшьләр, шул исәптән балигъ булмаганнар, бита һәм борычлы баллончык белән гаиләгә һөҗүм иткәннәр. Социаль челтәрләрдә булган хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр итүенчә, үсмерләр гаиләгә әгъзаларына бита, шешә белән сукканнар, йөзләренә борычлы баллончыктан сиптергәннәр.

Хокук бозучыларны полиция тоткарлаган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полициягә Уфаның берничә кешесе китерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә. Зыян күрүчеләр суд-медицина экспертизасы узуга җибәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча тән җәрәхәтләре китерү очрагы буенча карар кабул ителәчәк.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас