

Уфада 65 яшьлек укытучы мошенниклыкның катлаулы схемасы корбаны булган, нәтиҗәдә ул фатирыннан һәм 9 миллион сумга якын акчасыннан мәхрүм калган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 6 марттан 14 апрельгә кадәр җинаятьчеләр, телефоннан һәм мессенджерларда эш итеп, үзләрен мәктәп, «Дәүләт хезмәтләре» порталы, хәтта ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган.
«Эш урынын раслау», «ышанычнамә рәсмиләштерү», «мошенниклык гамәлләрен булдырмау» һәм «акчаларын саклау» сылтаулары белән аферистлар хатынны барлык тупланган акчасын салдырырга һәм фатирын сатарга күндергәннәр. Мартта пенсионер хатын берничә тапкыр банкта эре суммалар салдырган. Кредит оешмасы хезмәткәрләре бәла-казаны булдырмаска тырышкан: профилактик әңгәмәләр үткәргәннәр һәм акча алу максаты белән кызыксынганнар. Әмма хатын акчаларны дачасын ремонтлау һәм авылда йорт сатып алу өчен кирәк, дип ышандырган.
Нәтиҗәдә, мошенниклар:
бер тупланма счеттан 890 мең сум;
башка счеттан 1 миллион сум;
өйдә сакланган 500 мең сум акчаны;
фатирын сатудан алынган 6,6 миллион сум акчаларны кулга төшергәннәр.
Акчаларның бер өлеше банкоматлар аша күчерелгән, ә 9 апрельдә калган 6,6 миллион сумны пенсионер шәхсән курьерга тапшырган, аферистлар әйтергә кушкан код-сүзне “Помидор” дип атаган.
Кызганыч, алдануын аңлау бик соң килгән. Фатирының яңа «хуҗалары» торакны бушатырга сораган...
Автор фотосы.